14 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Киләсе елга таныклык бетәме?
«Киләсе елдан ИНН кәгазьләре бетә, дип ишеттем. Бу дөресме? Моңа кадәр алган документ үз көчендә каламы?» дип сораган Казаннан Зилә Шәрәфиева.
-
Яңалыклар
Синоптик быел кышның ничек киләчәген әйтте
Россиядә быел кыш узган елга караганда салкынрак булачак, шулай да температура нормадан җылырак калачак, дип хәбәр итте «РИА Новости»га РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
-
МӨҺИМ
Белмәгәнгә бирү: алданмас өчен сөйләшмәскә, ышанмаска, җибәрмәскә киңәш итәләр
Быел Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга 4,5 миллиард сум акчасын чыгарып биргән. Бу әле – рәсми сан гына. Белгечләр, халык алданмасын өчен, саклану чараларын уйлап чыгара тора, кырыгалдарлар әледән-әле яңа ысулларын таба. Әби-бабайлар гына зыян күрә, димәгез. Соңгы арада күбрәк кереме дә, белеме дә уртача булган 25–44 яшьлек шәһәр хатыннары алдана икән. Ничек башны да, акчаны да югалтмаска?
-
Яңалыклар
«Шэньчжэньнән исәнмесез!»: Рөстәм Миңнеханов Кытай роботы белән кул биреп исәнләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньдә Кытайның 27нче югары технологияләр күргәзмәсендә робот белән кул биреп исәнләшкән. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында исәнләшүнең видеосын урнаштырган.
-
Яңалыклар
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда су бирү бер тәүлеккә туктатылачак
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр бер тәүлеккә диярлек сусыз калачак. Суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр башкарылганга су бирүне туктатып торалар, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайтында.
-
Яңалыклар
Казан һәм Түбән Кама аэропортлары гадәттәге режимда эшли башлады
Казан һәм Түбән Кама аэропортлары яңадан эшли башлады, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында.
-
Яңалыклар
Татарстан Рубежное шәһәрендәге ветеринария кабинеты өчен җиһазлар тапшырды
Татарстан Луганск Халык Республикасының республика шефлыкка алган шәһәрләренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Луганскига Рубежноедагы сукбай хайваннарны стерильләштерү буенча хирургия кабинетын җиһазландыру өчен заманча ветеринария җиһазлары һәм материаллар, шулай ук аларны аулау һәм асрау өчен комплектлар тапшырылды, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда «БПЛА куркынычы» режимы игълан ителде